25 ноября 2011

Авылда каз өмәләре гөрли

Татар халкының гүзәл бер йоласы-  каз өмәсе. Безнең әби-бабаларыбыз каз мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Каз итен аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар. Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.
Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр., суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар асып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә төшкән.Казларны юып кайтуга, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган.
Халкыбызның бу йоласы әле дә саклана. Авылларда хәзер дә күпләп каз-үрдәк асрыйлар, җыелып каз өмәләре үткәрәләр.

09 ноября 2011

Рухыбыз яңара


Быел да Ураза һәм Корбан гаетләре бик матур үтте. Мәчеттә узган Корбан гаетенә  күрше Әлмәт авылыннан да килделәр. Барысы 35 кеше җыелды. Хөснулла хәзрәт алдан ук  халыкка чакыру кәгазьләре таратты. Гает намазыннан соң,  мөфти Илдус хәзрәт, район мөхтәсибе Мөнир хәзрәтнең , район башлыгы Ришат Хәбиповның котлаулары  җиткерелде. Җирле үзидарә башлыгы Ринат Шагалиев, “Ык” агрофирмасының “Дуслык “ бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Нәбиев та авылдашларын изге  Корбан гаете белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткерделәр.Гает намазына  килүчеләр мәчеткә хәер салып, әрвахлар рухына дога кылдылар.. Авылда 10 гаиләдә корбан чалынды. Өлкәннәр чиратлап диярлек корбан ашына йөрде. “Ык” агрофирмасының “Дуслык “ бүлекчәсе корбанга үгез суйды һәм авыл халкын ашханәгә корбан ашына җыйды. Бәйрәм табынын  бүлекчә җитәкчесе Альберт Нәбиев һәм  җирлек җитәкчесе Шагалиев Ринат оештырды.
Авыл халкы , шулай ук читтә яшәүче авылдашлар  мәчет белән элемтәдә торалар,  ураза, корбан бәйрәмнәрендә хәер салалар. “Якупов Фәрит, Гайсина Равилә, Катмыш авылыннан Зөһрә апа Габделмәҗит кызы, Яңа Карамалыдан Нургалиева Гөлсинә, Зәйнетдинов Илгиз, Александр Степанович 500 әр сум, Нәбиев Сабирҗан 1000 сум хәер кертте.  Мубараков Илгиз һәрвакыт акчалата ярдәм күрсәтеп тора. Шулай ук Шәрипов Мияссәр, Хасанов Фидаиллар бәйрәм алдыннан мәчеткә кирәкле әйберләр  ясап бирделәр. Быел җәй зиратка бик матур итеп капка эшләнде. Бу эшне Латипов Хәлим, Насретдинов Фәрит һәм Мухамадиев Алмарислар башкарды. Игелекле гамәлләре өчен барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм. Авылдашларны мәчеткә, җомга намазларына көтеп калам”,-ди Хөснулла хәзрәт.
Бүгенге көндә авылыбызның күрке булып торган “Рәмзи” мәчетенең иман йорты булып торуы, мәчеттә  дини чаралар уза башлавы, халыкның акрынлап дини якка игътибарлырак була баруы сөендерә генә.
Мәчеткә дин нигезләрен өйрәнергә, укырга йөри башларлар.Бу вакыйгалар Әмәкәйнең  дини тормышына яңа матур бер сәхифә буларак язылыр.

03 ноября 2011

Сайтыбыз 2 нче урында!

Ниһаять,"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.
Бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. . Тантананың  исә "Яңа гасыр" телеканалының "Хәерле иртә" тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең оештыручысы Раил Гатауллин алып бардылар.
счетчик посещений