Мәктәбем-туган йортым

Мөслим районының төньяк-көнчыгышында, Актаныш һәм Башкортостанның Бакалы районы белән янәшә урнашкан Әмәкәй — зур һәм борынгы авыллардан санала. Эшчән, югары мәдәниятле, киң мәгълүматлы, укымышлы кешеләрнең күп булуы белән аерылып тора бу авыл.
Авылда беренче мәдрәсәләрнең кайчан ачылуы, аларда кемнәр эшләве хакында төгәл документлар юк. Шулай да, өч мәчет каршында да мәдрәсәләр эшләп килгәнлеге мәгълүм. Аларда, дини белем бирү белән беррәттән, әдәп, әхлак нигезләре, шәригать законнары киң һәм төпле итеп укытылган. Мәктәп һәм мәдрәсәләрне яшәтү авыл җәмәгатьчелеге өстенә төшкән, хәллерәк кешеләр, сәүдәгәрләр даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп килгәннәр. Патша хөкүмәте аларга ярдәм итүне кирәк санамаган...
Мәктәпләр тормышына күңелсез нәтиҗәләр китергән вакыйгалар җитәрлек була. 1880 елның җәендә авылда бик көчле янгын чыгып, 68 торак йорт, мәчетләр, мәдрәсәләр, базардагы лавкалар янып бетә. Барлыгы 2204 сумлык зыян килә. Заманасы өчен гаять зур сумма бу, бер сыер 6 сум бәя йөргән вакыт. Янгыннан соң укыту эшләре аерым өйләрдә, яраклаштырылган бүлмәләрдә алып барыла...
Әмәкәй авылында 1900 нче елның 1 сентябрендә яңа типтагы мәктәп-ир балалар өчен училище ачыла.15 мөгаллиме,3 бинасы булган әлеге зур уку йортына 1912-1913 уку елында 170 шәкерт сабакка йөргән.Мәктәп-мәдрәсәдә беренче чорда уку-укыту иске ысулда алып барыла.Аның мөдире булып Мирзасалих Әхмәров эшли.Дин дәресләре буенча беренче укытучы-Казан мәдрәсәсен тәмамлаган Абдулла Әхмәров, дөньяви фәннәр укытучысы -Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган Хисмәтулла Еникеев.Моннан тыш ир-атлар өчен тагын бер уку йорты эшли.1910 елның 1 сентябрендә хөкүмәт тарафыннан ачылган бер класслы рус-татар башлангыч мәктәбе була ул.1911-1912 уку елында анда 24 ир бала белем ала.Әлеге мәктәптә дөньяви фәннәрне башлангыч мәктәп укытучысы дигән таныклыгы булган Шәрәфетдин Сәфәргалин, дин сабакларын Миргаяз Әхмәров укыта.
Октябрь революциясеннән соң Баймурзин дигән кеше иске дәреслекләр ярдәмендә яңалиф белән укыта башлый.1921 елгы ачлыкта бу эш ике елга өзелә.Аннары Фәсхетдинов дигән кеше укыта.
1927 елда авылда яңа агач мәктәп салына башлый һәм 1928 елда үзенең укучыларын кабул итә.Ул елларда директор булып Данилов фамилияле кеше эшли.Уку-укыту буенча ярдәмчесе-Кирам Баймурзин.Укытучылар- Нюра Данилова, Наилә Сарбулатова, Наилә Вәлитова, Сабир Латыйпов, Шәмсия Моратова.Укыту эшләре белән беррәттән,драма түгәрәге дә оештыралар.Мәктәп, укучылар һәм укытучылар саны буенча ,төбәктә иң зурлардан санала.Чит авыллардан килеп укучылар өчен интернат ачыла.1929-1934 елларда Шакир Галимов директор була.1933-1942 елларда мәктәп җидееллык була ,425 бала белем ала.
1934 елда беренче комсомол оешмасы төзелә(секретаре -Әнвәр Шабаев).1939 елда колхоз каршында пионер лагере эшли башлый.Лагерь башлыгы-И.Галиев, вожатый - Н.Хәйбетдинова.1934-1950 елларда мәктәп директоры булып Мөхәт Әхмәтов эшли.Бөек Ватан сугышы чорында белем йорты урта мәктәп статусына ия була,ләкин укырга йөрүчеләр аз булу сәбәпле(72 бала),1945 елда кабат җидееллык итеп үзгәртелә.Узган гасырның 70 нче еллар азагында 527 бала укый.


Пионер лагеренда.
Лагерь башлыгы-И.Галиев,
вожатый -Н.Хәйбетдинова.
1 нче рәттә: ?, Әгъләмов, Мәгъшук апа,
Газтдинова Нурдидә,
2 нче рәттә: Атнагулов,
Зыя, Рахматуллин, Памаев, Ахметов
Мохат, Абуяров, ?, Мәҗитов
Миргазиан.
1936 нчы ел.










                    




1978 елда ике катлы кирпеч мәктәп бинасы сафка баса.1979 елда белем йортына урта мәктәп статусы кайтарыла.
Хәзерге вакытта Әмәкәй урта мәктәбендә 102 бала укый.
Аларга 20 укытучы белем һәм тәрбия бирә.Мәгариф отличниклары-Бәдретдинова К., Галиева Җ., Газтдинова В., Хәмидуллин Х., Насретдинова С., Газетдинова А. Шәйхәйдәрова А.-РСФСР ның атказанган укытучысы. Хәмидуллина Г., Мирхәйдәров М. -“Мәгарифтәге казанышлары өчен ” билгесе иясе. Насретдинова С.,Мәүләветдинова Г.- РФ, Шакирянова З., Кәримова М., Гайсина Р., Мирзаянова Г. -ТР грамоталарына лаек булдылар.Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаучылар:Мирзаянова Г.(1990), Газтдинов И. (2000), ХафизовА (2003), Шакирянова И.(2006), Гайсина А.(2007), Суфиянов Р. (2007), Мирхәйдәрова А.(2008), Фаррахова Г.(2008). Математика фәннәре кандидаты, доцент М.Миргалимов, инженер-геолог Р.Суфиянов, филология фәннәре докторы, профессор Д.Заһидуллина, язучы , Г.Исхакый премиясе лауреаты Ф.Сафин, полковник Л.Шәрифуллин һ.б.-безнең горурлыгыбыз.



Галимов Шакир истәлекләреннән:


Әмәкәй мәктәбе 1927 елда салына башлый.1928 елда, уку башланып 2 ай үткәч, укучылар яңа мәктәпкә күчәләр. Төрле зданиеләрдә укып йөргән балалар өчен бу зур шатлык була.Яңа мәктәп ачылган көнне мәктәптә бәйрәм була.Залга сәхнә көйләп , укучылар концерт куялар.Мәктәп ачылу тантанасына ата-аналар, авыл активлары киләләр.

Мәктәп ШКМ итеп ачыла. Аның директоры Данилов, уку-укыту мөдире Кәрам Баймурзин иптәшләр булалар.Укытучылар-Данилова Нюра, Сарбулатова Наилә, Вәлитова Наилә, Латипов Сабир, Моратова Шәмсия.Укытучылар халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Спектакльләр куялар. Авыл активларыннан Шамс Закирҗан,Мәҗитов Габит Һ.б иптәшләр культура -масса эшен оештырдылар.

Әмәкәй мәктәбе укучыларның һәм укытучыларның составы буенча районда зур мәктәпләрнең берсе була. Үрәзмәт, Бүләк, Карамалы, Октябрь, Дусай мәктәпләре Әмәкәй кустына карадылар. Мәктәп үрнәк саналды. Читтән килүче балалар өчен интернат бар иде. Мәктәп буенча йөреш һәм өлгереш күтәренке булды. Мәктәпкә күрше Башкорстан Республикасыннан да йөреп укыдылар. Комсомол һәм пионер эше үрнәк оештырылды. Секретаре булып , укытучы Исрафилов һәм Шәмтиевләр эшләде.Укытучылар җәмәгать эшләрендә актив катнаштылар.Ул еллар колхозлашу чоры булганлыктан, халык арасында бик тырышып эшләргә туры килде. Фермаларда , бригадаларда агитатор булып эшләделәр. Бу чорларда клуб каршында драмтүгәрәк үзенең эшен ныклы план белән алып барды. Барлык укытучылар да үзешчән сәнгатьтә актив катнаштылар.”Галиябану”,”Зәңгәр шәл” кебек пьесалар кабат-кабат уйналды.
Әмәкәй авылы кешеләренең әйбәтлеге безнең исебездә онытылмаслык булып калган. Авыл советы, колхоз идарәсе мәктәпкә якыннан торып ярдәм иттеләр.
Мин үзем 5 ел буе пропагандист һәм башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшләдем.


Әхмәтов Мөхәт:

Мин бу мәктәптә 1932-1950 елларда эшләдем.(1942-46 елларда Ватан сугышында). 1950 елда директорлыкны иптәш Абуяровка тапшырып, укытучы булып калдым.1954 елда КПССның Калинин районында инструктор булып эшләдем . Әмәкәй мәктәбендә эшләгәндә “Хезмәттәге аерымлык өчен “медале белән бүләкләндем.

Мәктәптә 1934 елда беренче комсомол оешмасы төзелде. Ячейка секретаре Шабаев Әнвәр булды..Уку-укыту мөдирләре булып, Федоров, Исхакова, Атнагулов, Рахматуллин, Галиуллиналар эшләде, соңгы завуч Гайнуллин Газиз булды.Мәктәпнең пионер һәм комсомол оешмасы районда һәрвакыт алдынгы булды. 1947 елда мәктәптә агач бакчасы ясала башлады

Галиева Җәннәт:

Коллектив үзенең 40 еллык юбилеена 3 ел әзерләнде.Бу бәйрәмне
үткәрергә дигән карарга килгәч тә, бердәм эшкә тотындык: материаллар хәбәрләшү .очрашу һ.б.чаралар үткәрелде.Бу эшне оештыруда класс җитәкчеләре, аеруча Харисова , Хәйретдинова Асия иптәшләр зур тырышлык күрсәттеләр.Укып чыккан укучыларның исемлекләре булдырылды- алар 1132 кеше булды.Шуларның 200дән артыгына хатлар яздык. Бу хатларда мәктәп турында үз фикерләрен , истәлекләрен язуларын һәм фотокарточкаларын җибәрүләрен сорадык. Очучы-сынаучы Хөсәенов Гыйлемҗан, алдынгы тракторчы Вәлиев Диктат белән очрашу үткәрдек.Шул рәвешле , тупланган материаллардан стенд төзедек, мәктәп тарихын яза башладык.
Әмәкәй мәктәбе үзенең туган көненнән алып алдынгы, мактаулы, тирә-якта дан тоткан мәктәп булган. Бу укытучыларның да, укучыларның да тырыш булулары турында сөйли.Ә без, аларның эшен дәвам иттерүчеләр, аларга лаеклы булырга дигән максат белән эшләдек.Зур горурлык белән әйтә алабыз- бу максатыбызга ирештек.2 ел рәттән 100% өлгереш бирдек, укучыларның белем дәрәҗәләре яхшырды. Көндезге класслар белән беррәттән, кичке мәктәптә укулар барды.Узган укуелында 44 укучы кичке классларда урта белем алды, быел алар 41. Тагын 17 колхозчы егет һәм кызыбыз өлгергәнлек аттестаты алды. Уңышлыкларга ирешүдә башлангыч класс укытучылары Шәйхәйдәрова Аниса, Тимерханова М., Хәйретдинова А., Бәдретдинова К., югары класс укытучылары Вәлиева С, Мирзаянов М, Гайсин Ә., Юртаева Л. иптәшләрнең хезмәтләре аеруча күп булды.Балаларга хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә Нәбиев Мулланурның өлеше зур булды.
40 елда мәктәпне төгәлләүчеләр арасында подполковник Лотфулла Шәрифуллин, доцент , математика фәннәре кандидаты Миргазиан Миргалимов, инженер-геолог Суфиянов Рәис, Хамматуллин Рафаэль, бертуган врачлар Зөһрә һәм Фатима Миргалимовалар, хәрби хезмәткәрләр Хасанов Әмир, сынаучы-очучы Суфиянов Хәләф, Хөсәенов Гыйлемҗан, очучы Гатин Мирхаҗиан һ.б. бар.
Төрле елларда эшләгән мәктәп директорлары


 1928 елда ачылган мәктәпнең беренче директоры Данилов
1929-1934 елларда-Галимов Шакир
1934-1942,1947-1949-Ахметов Мохат
1949-1955-Абуяров С.
1955-1966,1972-73-Гайсин Ә.Г.
1967-1972-Галиева Җ.У.
1973-1979-Шәйхетдинов Ф.
 1979-1981-Фәхруллин Р.
1981-1982-Гыйзетдинов Н.
1982-1985-Камалов Л.
1985-2001-Хәмидуллин Х.С.
2001-2009-Мирхәйдәров М.Р.
2009 елдан Минныразиев И.М

1961 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр укыткан укытучылар исемлегетанышырга
счетчик посещений