Фольклор

Бәетләр, мөнәҗәтләр

Авылыбызның иң өлкән кешесе 100 яшьлек  Муллагалиева  Бәдәр әби иҗат иткән бәетләр:

Әфганстанда һәлак булган Илфар бәете

Илфар кергән сугышларга
Мылтыклардан төз атып.
Илфар йөри күк өстендә
Дошманнарны күзәтеп.
Аның болай булулары
Кермәде төшләренә,
Лачын булып күтәрелә
Илфар күк өсләренә.
Илфар йөри күк өстендә
Парашютка утырып.
Дошманнарга карагандыр
Ике күзен тутырып.
Илфар йөри күк өстендә
Дары дроблар белән
Аның гәүдәләре кайтты
Калай гроблар белән.
Калай гроб өсләренә
Кара белән язылган,
Аның киләчәк тормышы
Кабер булып казылган.
Илфар йөрде үскән чакта
Күк атларга атланып
Аның исемнәре кайтты
Герой булып макталып.
Бакчаларда үсә микән
Утырткан каеннары.
Бөтен авылга таралды
Илфарның кайгылары.
Өй артында бакчада
Үсә микән камырлык.
Атасы – анасына
Ходай бирсен сабырлык.

Хәрби хезмәттә һәлак булган Фәндәвис бәете

Чик буенда торган чакта,
Башларымны имәдем.
Нишләптер дошманнарның
Килгәнен мин сизмәдем.
Чик буенда торган чакта,
Чыкты минем җаннарым.
Шул җирләрдә агып калды
Минем газиз каннарым.
Тормышларга ашалмады
Минем матур уйларым.
Тимер гробларга керде
Минем зифа буйларым.
Дошманнарга аталмадым
Кулымдагы дробны.
Минем дә күрәсем килә
Ач, әткәем, гробны.
Гомерләрем кыска булган
Үскән минем буйларым
Урманнарда шаулап үтте
Минем соңгы туйларым.
Җигеп йөргән аткаемның
Ялларын үрә алмадым.
Сагынып көткән абыемны
Үлгәнче күрә алмадым.
Өй буена утырткандыр,
Үсмәде агачлары.
Бөтен авылга таралды
Бу бала кайгылары.
Әткәй, әнкәй, туганнарым,
Мине күргәч еларсыз,
Минем ачы хәсрәтемә
Ничек итеп чыдарсыз?
Фәндәвискәй өйдә чакта
Йөрде матайга атланып,
Аның исемнәре кайтты
Хезмәтендә макталып.
Солдат булып алгачтын
Каеш будым билемә.
Хезмәт срогын тутырып
Кайталмадым өемә.

Шәмсекамалның энесе Әхсәнгә чыгарылган бәет

Минем туганым бар иде,
Машинасы ак иде.
Ак машинага утырып
Йөргән чагы бар иде.

Туганкаем киемнәрең
Эленеп калды чөйләрдә.
Үле гәүдәкәең генә
Кайтып керде өйләргә.

Машиналарга бәрелгәч:
“Уф алла”-диде микән?
Рульләргә башын салып
Җаннарын бирде микән?

И авыр көн, авыр көн-
Авыр инде шимбә көн.
Кызыл гробларга салып
Күмеп куйдык шимбә көн.

И машина, машина
Ак машина, машина.
Шул ак машина гына
Җитте газиз башына.

Олыимәнгә барган идек,
Абзыйсын күргән иде.
“Ипләп йөр, энем”,-диеп,
Аркасын сөйгән иде.

Җанкайларың чыккан чакта
Куялмадым кулымны.
Суга барган чакта , уйлап,
Ялгышамын юлымны.

Картым Хәйдәргалигә
 

Уңар диеп бәйләмәдем,
Яулыгымның алларын.
Минем арталарымнан килеп,
Еракларда чыкты җаннарың.

Җиләк җыйдым, җиләк җыйдым,
Чиләкләрем тулмады.
Кайтам диеп тилмереп тә,
Кайтырларга насыйп булмады.

Улыкаем, уйна гармуныңны
Үзекәең белгән көйләргә.
Шуның өчен бигрәк борчыламын:
Үлгәч кенә кайттың өйләргә.

Кияр идем- таман түгел,
Күлмәгемнең карасы.
Кайчаннар төзәлер икән
Йөрәгемнең ярасы?

Ак карларны көрәдем дә,
Ләйсәннәрен җыйдым көрәккә.
Озак еллар бергә яшәдек бит,
Шуңа китми инде йөрәктән.

Каберләре генә торыр инде,
Үлән басып китәр өсләрен.
Йокыларга ятсам, уйлап ятам.
Күз алдыма килә төсләрең.

Карткаемның калган киемнәрен
Чөйдән-чөйгә элеп йөртәмен.
Киемнәрен күрсәм , күңелем тула
Күз яшьләрем сыгып сөртәмен.

Минем артарымнан килеп,
Җаны чыкты ерак җирләрдә.
Синең өчен түккән күз яшьләрем
Күлләр булыр коры җирләрдә.

Юып биргәч, элеп куйдым
Түбәтәен түрге чөйләргә.
Шул түбәтәйләрен киеп
Һаман йөргән кебек өйләрдә.

Үскән чакта бик күп йөрде
Калмыя буйларында.
Онытырларга тырышсам да,
Һәрвакыт уйларымда.

Көн дә саен сулар сипкәч,
Үсә исле гөлләрем.
Һаман исән тоела сыман,
Ышанмый күңелләрем.

Түр тәрәзәм төпләрендә
Утырткан бер гөлем юк.
Карткаемны бик юксынам,
Еламаган көнем юк.

Фаязга атап чыгарылган бәет

Бисмиллаһи дип башладым
Бу бәетнең башларын,
Тимер торба алып китте
Фаязкайның башларын.
Фаязкайның бигрәк матур
Кара кыйгач кашлары.
Торба асларына кергән
Аның газиз башлары.
Фаязкаем иртүк торып
Китеп барды эшенә.
Аның болай булулары
Кермәгәндер төшенә.
Калмыяның суы ага
Ике ярын тутырып.
Буровойда ул эшләде
Алдынгы эшче булып.
Өстендәге киемнәрен
Элеп куйдык чөенә,
Төнге сәгать ун тулганда
Кайтардылар өенә.
Фаязкайны күрү белән
Башта карыйм күзенә.
Иман нурлары чыккан бит
Аның нурлы йөзенә.
Фаязкаем туган икән
Кыска гомерләр белән .
Төп йортларга кайтып китте
Шәһит үлемнәр белән.
Өйдән чыгып киткән чакта
Бер карады каерылып.
Ике баласы, хатыны
Калдылар бит аерылып.
Ауга чыккан чакта Фаяз
Ак куяннар атмады.
Аның кебек балаларын
Беркем дә яратмады.
Ихатада үсә микән
Утырткан каеннары?
Бөтен авылга таралды
Фаязның кайгылары.
Фаязкаем йөгереп барып
Чишмәләрдән су ала.
Чәчкә кебек вакытында
Арабыздан югала.
Индирам һәм балаларым,
Берүк сабыр булыгыз.
Әти - әни, туганнарым
Миңа дога кылыгыз.


Латипова Фәния
Марсила бәете

Онытма мине, газиз бәбкәем,
Хәерләр бирсәң, сөенер әнкәең.
Больницага киттем, терелермен дип,
Терелеп кайтып, сөенермен дип,
Өйләргә кайттым терелдем дип,
Алмаз улымны күрермен дип.
Зәңгәр күлмәгем бер дә кимәдем,
Алмаз улымны күреп туймадым.
Бардым урманга, җиләкләр пешкәч,
Рухым шатлана, догалар кылгач.
Җиләкләр пешкәч, болын буйларсың,
Әнкәем диеп мине уйларсың.
Җиләкләр пешкәч, болын буйладым,
Балаларымны сөеп туймадым.
Өйләргә кайткач, озак тормадым,
Балаларымны күреп туймадым.
Икәүләп мендек биек үрләргә,
Яшьләй кердем шул кара гүрләргә.
Хәзер ятамын кара гүрләрдә,
Җаннарым кайтты сезнең өйләргә.
Минем каберне тирән казыгыз
Ташлар утыртып исемем языгыз.
Бакчамдагы чәчәкләргә
Сулар сиптерәлмәдем,
Балаларымның баласын
Сөеп үстерәлмәдем.
Каберем өстендә кошлар сайрарлар
Мине онытмагыз, барлык туганнар.

Индира Исмәгыйлева
Күрсәң иде (Фаязыма)

Бәхетсезлек өйгә керәм дисә,
Ишек бикләп булмый йозаклап.
Бәхет чәчәгемне озатып калдым,
Ике сабыемны кочаклап.
Минем килә һаман үз янымда
Барлыгыңны синең тоясым.
Син идең бит иң кадерле кешем,
Җылытучы якты кояшым.
“ Бердәнберем минем ”,- дия идең,
Карый идең назлап күземә,
Тәвәккәлләп эшләр башлаганда,
Колак сала идең сүземә.
Юк – бар гауга чыккан вакытта да
Читкә китсәм, бераз үпкәләп,
Барысын да онытып шул чагында,
Кочып сөя идең, иркәләп.
Күрсәң иде балаларның ничек
Өзелеп - өзелеп сине көткәнен,
Ә төннәрен берьялгызым калгач,
Күз яшьләрем ничек түккәнем.
Бер Ходайдан яшәү көче сорап,
Сиздермимен бер дә, дәшмимен,
Җанда ут булса да, елмаямын,
Балаларым диеп яшимен.
Фаяз ,бәгърем, тиң аккошым минем,
Беркайчан да сине онытмам.
Гүрең – якты, җаның тыныч булсын,
Кабереңә эзне суытмам.




счетчик посещений