Рәмзи мәчете

Авылда беренче мәчет, мәдрәсәләрнең кайчан ачылуы, аларда кемнәр эшләве хакында төгәл документлар юк. 1880 елның җәендә авылда бик көчле янгын чыгып, 68 торак йорт, мәчетләр, мәдрәсәләр, базардагы лавкалар янып бетә .
1881 нче елда авылда 1 мәчет булуы билгеле.Анда указлы мулла — 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов хезмәт күрсәтә.1870 елгы мәгълүматларга караганда,  авылда ике мәчет һәм өч мәктәп эшли.
1913 ел. Рәсми документлардан һәм авыл аксакаллары хатирәләреннән күренгәнчә, бу вакытта һәм совет власте урнашуның беренче чорында Әмәкәйдә өч мәчет эшли. Беренче мәхәлләдә муллалар булып Нурлыгаян Хисмәтуллин, Мирзасалих Әхмәров тора, азанчы — Миргазетдин Шәйхелисламов. Мирзасалих мулла башкалардан мал-мөлкәтенең күплеге белән аерылып тора. Аның өч йорты, ике амбары, мунчасы, күп санлы мал-туары була. Икенче мәчеттә Мөхәмәмәтбәкер Фазылов — мулла, Фазыл Гыйрфанов азанчы вазыйфаларын башкара. Өченче мәхәлләдә исә Мөхәммәтзакир Шәймәрданов һәм Миркасыйм Шәйхелисламов — мулла, Шакир Фәттахов азанчы булып торалар.

Беренче мәхәллә мәчете иң зурлардан санала. Аның озынлыгы 25, киңлеге 10 аршын була. Чагыштыру өчен: икенчесенең озынлыгы — 22,5, киңлеге 10 аршын, өченче мәчет 17,5 аршын озынлыкта һәм 8 аршын киңлектә була. Мәчетләр барысы да манаралы, такта белән тышланган, ихата такта койма белән әйләндереп алынган. Беренче һәм икенче мәчетләр тышкы күренеше ягыннан аерылыбрак торган: калай түбәләр, зәвыклы итеп эшләнгән күп санлы (16 һәм 12) тәрәзәләр...
Хәзерге көндә беренче мәчет булган урында Хәбибуллин Азат Сәгыйть улы йорты урнашкан. Ә икенче мәхәллә мәчете урынында хәзерге көндә мәдәният йорты, өченче мәчет урыны Хасанов Фидаил Низаметдин улы яшәгән йорт каршында (Фәрхетдинов Ришат абыйларның элеккеге планы) юл аркылы гына урнашкан булган.
Мәчетләрне 1930—1935 еллар дәвамында сүтеп, икенче максатларга күчереп төзегәннәр. Дини биналарны туздыруга үз авылдашлары — Гыйздәтулла Зиннәтуллин батырчылык итеп алынганлыгын бүген дә яхшы хәтерләүчеләр бар. Ике мәчет башлангыч мәктәп итеп үзгәртеп салына, өченчесен исә, сүтеп, Пучы авылына җибәрәләр.

 Әмәкәй мәхәлләсендә 1913-1935 нче еллардагы имам- хатиблар:
1.     Нурлыгаян Хисмәтуллин
2.     Мирзасалих Әхмәров
3.     Мөхәммәтбәкер Фазылов
4.     Миркасыйм Шәйхелисламов
5.     Мөхәммәтзакир Шәймәрдәнов
6.     Гыйзетдин Шәвәлиев
1935 нче еллардан соң
7.     Мөхәммәтгали Идрис улы
8.     Шәйхелислам (Исламов Нургали бабайның әтисе, Нургали бабай Бөек Ватан сугышы ветераны булган)
9.     Мөхәммәдиев Әхмәтвәли (Сибаева Җәүһәрия апаның әтисе)
10. Әхмәзакир Фархетдинов
11. Сафиуллин Миңнемөхәммәт Сафиулла улы
12. Шәрипов Мирхаҗиан Хисмәтулла улы
13. Гатин Илгиз Мәгариф улы
14. Хәмидуллин Хөснулла Сәгыйдулла улы

1993 нче елга кадәр авылда мәчет эшләми. Халыкка,яшь буынга рухи тәрбия бирү өчен шартлар тудыру максатыннан , кайчандыр өч мәчетле булган Әмәкәй авылында , ниһаять, 1995 елда яңа гыйбадәтханә — «Рәмзи» мәчете төзелә. 1993 нче елдан мәхәллә советы төзелә. Аның рәисе Шәйхуллин Абдулла (Бөек Ватан сугышы ветераны) була. Мәчет төзү өчен мәхәллә халкыннан акча җыела. Аерым оешмалар, колхоз идарәсе, авыл советы да мәчет төзүгә зур өлеш кертә. 1995 нче елның язында мәчет ачу тантанасы үтә, азан әйтелә, бәйрәм намазы укыла. Мәчет ачу тантанасында шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов мәчет ачу тантанасының мәртәбәле кунаклары була. Мәдәният йортында зур концерт куела, мәктәп ашханәсендә туклану оештырыла. Ул чорда колхоз рәисе Галиев Фәнил  Гыйлемҗан улы, авыл советы рәисе Шәйхәйдәрова Клара Әбүбәкер кызы, мәктәп директоры Хәмидуллин Хөснулла Сәгыйдулла улы була.
         Мәчетне торгызуда авылдашларыбыз күп көч куя. Кирпеч, таш эшен башкаруда Нургалиев Фаяз, бертуганнар Суфиев Мирсәгыйть һәм Мирзанур; агач эшендә Ямансаров Флүн , Нәҗметдинов Марат, Фаррахов Рәзми , Хасанов Фидаил; эретеп-ябыштыру эшләрен Латипов Хәлим  башкара. Склад өлешен Муллагалиев Флүр  эшли. Мәчет ныклы тимер койма белән уратып алынган. Ул ярдәмне Юл төзү идарәсендә җитәкче булып эшләгән чорда Салихов Тимерҗан Фатыйх улы күрсәтә.
  Мәчетне төзүдә башлап йөргән һәм зур эш башкарган Фаррахов Рәмзи хөрмәтенә  мәчетне Рәмзи мәчете дип атадылар.
1960 еллардан алып авылда Миннемөхәммәт Сафин муллалык итә. Ул 40 ел дәвамында авыл халкын дингә тартып, авылыбызның указлы мулласы булып торды, тирә-як авылларга да хезмәт күрсәтте.Авылның иң мөхтәрәм кешесе, аксакалы булып, 99 яшендә вафат булды.
Аннары бу вазифаны Суфиянов Фәтих, Шәрипов Мирхаҗианнар башкарды.
Бүген исә авылның указлы мулласы- Хәмидуллин Хөснулла .

счетчик посещений